overdose-store.ru

Мәкальләр - Сайт alfija!


Содержание:
  • Эчтәлек
  • Бәби бала[үзгәртү]
  • Ана[үзгәртү]
  • Ана белән бала[үзгәртү]
  • Ата-ана, аларга хөрмәт[үзгәртү]
  • Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү[үзгәртү]
  • Үги-ятимнәр, үги аналар[үзгәртү]
  • Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар[үзгәртү]
  • Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү[үзгәртү]
  • Тел, сүз[үзгәртү]
  • Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре[үзгәртү]
  • Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе[үзгәртү]
  • Сәлам һәм сорашу[үзгәртү]
  • Сөйләшә белү[үзгәртү]
  • Вакытында, урынында сөйләү[үзгәртү]
  • Кешесенә күрә сөйләшә белү[үзгәртү]
  • Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү[үзгәртү]
  • Күп сөйләү һәм аз сөйләү[үзгәртү]
  • Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү[үзгәртү]
  • Сүзне тыңлый белү[үзгәртү]
  • Дәшми калу[үзгәртү]
  • Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык[үзгәртү]
  • Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар[үзгәртү]
  • Сер сөйләү һәм аны саклау[үзгәртү]
  • Каты серле булу, үзеңә үзең ышану[үзгәртү]
  • Акыл һәм акыллы белән җүләр[үзгәртү]
  • Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында[үзгәртү]
  • Белем-гыйлем[үзгәртү]
  • Китап[үзгәртү]
  • Уку-язу[үзгәртү]
  • Язу-хат[үзгәртү]
  • Укыган белән укымаган кеше[үзгәртү]
  • Галим[үзгәртү]
  • Надан[үзгәртү]
  • Галим белән надан[үзгәртү]
  • Гыйлем өйрәнү[үзгәртү]
  • Белү. Белгән белән белмәгән[үзгәртү]
  • Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать[үзгәртү]
  • Мәкаль турында[үзгәртү]
  • Әкият, мәзәк, табышмаклар[үзгәртү]
  • Җыр-көй[үзгәртү]
  • Музыка һәм музыкантлар[үзгәртү]
  • Бию[үзгәртү]
  • Шигырь һәм шагыйрьләр[үзгәртү]
  • Зәвык, ямь тою[үзгәртү]
  • Талант һәм аны үстерү турында[үзгәртү]
  • Кеше, аның рухи йөзе, холыклар[үзгәртү]
  • Холыклар[үзгәртү]
  • Әдәп, оят, намуслылык[үзгәртү]


  • Эчтәлек

    • 1Бәби бала
    • 2Ана
    • 3Ана белән бала
    • 4Ата-ана, аларга хөрмәт
    • 5Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү
    • 6Үги-ятимнәр, үги аналар
    • 7Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар
    • 8Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү
    • 9Тел, сүз
    • 10Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
    • 11Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
    • 12Сер сөйләү һәм аны саклау
    • 13Акыл һәм акыллы белән җүләр
    • 14Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында
    • 15Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать
    • 16Кеше, аның рухи йөзе, холыклар
      • 16.1Холыклар
      • 16.2Әдәп, оят, намуслылык
      • 16.3Рәхим — шәфкатьлек
      • 16.4Үпкәчәнлек һәм хәтер калу
      • 16.5Ачу һәм дуамаллык
      • 16.6Эреләнү, масаю
      • 16.7Мактану, алдан шапырыну
      • 16.8Көнләшү
      • 16.9Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек
      • 16.10Нәфес, азгынлык
      • 16.11Эш үткәч үкенү
      • 16.12Хәйлә һәм хәйләкәрлек
      • 16.13Астыртынлык
      • 16.14Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык
    • 17Ил, туган җир, ватан
    • 18Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында
      • 18.1Теләк, максат һәм аңа омтылу
      • 18.2Киңәш-үңәш итү
      • 18.3Ияреп эшләү һәм корыга иярү
      • 18.4Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык
      • 18.5Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык
      • 18.6Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек
      • 18.7Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү
      • 18.8Кыюлык, тәвәккәллек
      • 18.9Батырлык һәм куркаклык
      • 18.10Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу
      • 18.11Эш, хезмәт сөючәнлек
      • 18.12Кыңгыр эш, хыянәт
      • 18.13Кеше һәм кешене тану, аралашу
      • 18.14Кеше белән кеше аермасы
      • 18.15Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү
      • 18.16Текст заголовка
      • 18.17Үзеңне белү
      • 18.18Кешегә салынмау
      • 18.19Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт

    Бәби бала[үзгәртү]

    • Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
    • Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
    • Бала заманасына охшап туар.
    • Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.
    • Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
    • Хәзерге бала тугандук җиде сыйныф бетереп туа, ди.
    • Бала кошның авызы зур булыр.
    • Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
    • Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.

    Ана[үзгәртү]

    • Ана дигән хәзинә.
    • Анаңдай ана булмас.
    • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
    • Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
    • Ана — шәфкать диңгезе.
    • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
    • Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
    • Анасыз корт ил булмас.
    • Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
    • Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
    • Әни суккан авыртмый.
    • Әнкәм йорты алтын бишек.
    • Йорт анасы белән корт анасы бер.
    • Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
    • Өйнең яме ана белән.
    • Туган ана бер, туган Ватан бер.
    • Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
    • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
    • Анаң синең иң якын кешең.

    Ана белән бала[үзгәртү]

    • Алтмышка җитсен бала,
      Ана өчен һаман да бала.
    • Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
    • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
    • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
    • Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
    • Бала моңын ана белер.
    • Баланың телен анасы белер.
    • Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
    • Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
    • Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
    • Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
      Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
    • Ханнан бала олы,
      Баладан ана олы

    Ата-ана, аларга хөрмәт[үзгәртү]

    • Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
    • Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
    • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
    • Ата-ана теләге
      Утка-суга батырмас.
    • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
    • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
      Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
    • Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
    • Ата аркасы — кала аркасы.
    • Ата — беләк,
      Ана — йөрәк.
    • Ата — җизнә,
      Ана — казна.
    • Ата — йортның матчасы,
      Ана — йортның өрлеге,
      Балалар — стенасы.
    • Ата йөрәге — таудан өлкән,
      Ана йөрәге — диңгездән тирән.
    • Атаның каны, ананың сөте.
    • Атаң-анаң — чын дусың,
      Дус-ишләрең — юлдашың.
    • Атаң кебек кешегә тел озайтма.
    • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
    • Атаңны башыңда тот,
      Аңаңны учыңда тот!
    • Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
    • Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
    • Атасы барның бәхете бар.
    • Атасын алдаган илен дә алдар.
    • Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
    • Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
    • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
    • Аю да баласын "йомшагым" ди.
    • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
    • Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
    • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
    • Йомырка тавыкны өйрәтми.
    • Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
      Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
    • Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
    • Ымны белмәгән нине белсен?
      Атасын белмәгән кемне белсен?
    • Эт атасын танымас.=))))

    Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү[үзгәртү]

    • Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
    • "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
    • Алтыдагы (холык) алтмышка.
    • Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
    • Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
    • Ана сөте белән кергән онытылмый.
    • Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
    • Атай барда атай баш,

    Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш.

    • Ата алмаган малай атасыннан күргән.
    • Ата-анаң сиңа гомер биргән.
    • Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
    • Бала безнеке,

    Акылы үзенеке.

    • Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
    • Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
    • Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
    • Балага иң куәтле кеше — ата.
    • Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
    • Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
    • Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
    • Бала көчен күрсәтергә яратыр.
    • Бала күргәнен эшләр.
    • Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
    • Бала кулында елан үләр.
    • Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
    • Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
    • Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
    • Бала үсте дигәнче,

    Батыр үсте дисәңче; Батыр һөнәр белмәсә, Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.

    • Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
    • Баланы яшьтән бөк,

    Агачны баштан бөек.

    • Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
    • Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
    • Баланы эшкә өйрәт,

    Эшен бетерергә дә өйрәт.

    • Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
    • Бала уйнаудан туймас.
    • Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
    • Бала-чага ипи сатып калач ала.
    • Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
    • Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр,

    Ана торып кыз сөйләр.

    • Бишектәге бишкә төрләнер.
    • Буй үстергәнче, акыл үстер.
    • Буранда бала котырыр.
    • Әдәпле бала гарьле була,

    Әдәпсез бала гарьсез була.

    Җитмешендә шул булыр.

    Шуның белән күмелә.

    • Кыз бала анасына чын дус була.
    • Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,

    Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.

    • Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
    • Олы кызы Мәстүрә,

    Кечеләрен үстерә.

    • Өч яшьлек малай атага булышыр,

    Өч яшьлек кыз анага булышыр.

    • Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
    • Сабый хөкеме — уен.
    • Теше чыккан балага

    Чәйнәп биргән аш булмас.

    • Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
    • Туа белми, тора белә.
    • Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
    • Үзе егылган бала еламас.
    • Уйнаса баласы җиңә,

    Чынласа атасы җиңә.

    Кызга кырык өйдән тыю.

    Акыл үзенеке.

    • Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
    • Улы барның кулы бар.
    • Улның ояты атага,

    Кызның ояты анага.

    • Хәерсез бала хәерче булыр.
    • Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:

    Сабый хөкеме — уен.

    Холыклы булып кыз үссен.

    • Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

    Үги-ятимнәр, үги аналар[үзгәртү]

    • Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
    • Анаң юктан үги ана да яхшы.
    • Аналы ятим — ярты ятим.
    • Анаң үлсә, елгаң корыды,

    Атаң үлсә, таянган тавың ауды.

    • Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
    • Ана янында бала ятим булмый.
    • Аталы бала — аркалы,

    Аналы бала — иркәлә.

    Күп-күп эшләр башкара.

    • Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
    • Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
    • Җиденчели ни яман?

    Җитәкләшеп ятимнәр Елый калса, шул яман.

    • Җиргә төшкән ятимнеке.
    • Кемнең газизе кемгә хур булмый.
    • Сабаксыз төймә салмаклы,

    Сабаксыз төймә салмаксыз; Аталы бала ардаклы(газиз), Атасыз бала ардаксыз,

    • Үги бала үпкәчел.
    • Үги ана — яфрак,

    Үз әнием яхшырак. (Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).

    • Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
    • Үги үз булмый,

    Колак күз булмый.

    • Ятим ашы ярты пешәр.
    • Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
    • Ятим бала гарьчел була.
    • Ятим балага ярдәм ит.
    • Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
    • Ятим баланың күңеле сынык.
    • Ятим еласа, җир-күк елар.
    • Ятим күңеле җирәнчек.
    • Ятимнәрнең бәйрәме

    Яңа күлмәк кигәндә.

    • Ятим тайдан юрга чыгар.
    • Ятим ярасының ямавы өстендә.

    Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар[үзгәртү]

    Ишектәге башын түргә сөйрәр; Атадан яман бала туса, Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.

    • Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.
    • Атадан яхшы ул туса,

    Кар өстендә ут ягар; Атадан яман ул туса, Ат өстендә эт кабар.

    • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
    • Баладан бәхетең булса,

    Карт көнеңдә яшь итәр; Баладан бәхетең булмаса, Иртә яшьтән карт итәр.

    • Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән,

    Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.

    • Атасы торып, улы сөйләгәннән биз,

    Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.

    Карчык урманга (утынга) киткән.

    • Бала яхшы булса — дәүләт,

    Яман булса .— имгәк.

    Унбишендә баш булыр; Бәхетсезнең баласы Утызда да яшь булыр.

    • Буласы бака баштан була.
    • Булыр ат тайдан билгеле,

    Булыр сыер бозаудан билгеле.

    • Булыр бала ун яшендә баш була,

    Булмас бала егерме биштә дә яшь була.

    Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

    • Гөл чәчәгеннән билгеле.
    • Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.

    (Качыр — ат белән ишәктән туган гибрид.)

    • Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.
    • Кеше булыр баланың

    Кеше белән эше бар; Кеше булмас баланың Кеше белән ни эше бар.

    • Мисез бала ата-анасын тыңламас.
    • Тырыш бала ах яхшы,

    Ялкау бала фу шакшы.

    Бер-берсенә "батыр" дир; Уңмас йортның -баласы Бер-берсенә "кутыр" дир.

    • Тырыш бала талпынган коштай,

    Күңеле тынмас күкләргә очмый.

    • Шәп маллар аякланып туа.
    • Юньле бала ат мендерә,

    Юньсез бала аттан төшерә.

    • Яман бала атасын сүктерер.
    • Яман баланың барыннан югы.
    • Яман бала өйгә сыймас,

    Өйдән чыкса, илгә сыймас.

    • Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.
    • Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.

    Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү[үзгәртү]

    • Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
    • Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.
    • Ата баласы кемнән туганын онытмый.
    • Ата баласы үз хатасын үзе юар.
    • Атадан бала туар,

    Атасының юлын куар.

    Анадан күреп кыз үсә.

    Дан яшәүдән курыкма!

    • Атаңнан борын капкынга төшмә!
    • Атасы кордашның баласы кордаш.
    • Ата юлы балага такыр.
    • Атаң кем булса, син шуның угылы.
    • Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.
    • Аттан тай узар,

    Атадан бала узар.

    • Акылсыз атка менсә, атасын танымас.
    • Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.
    • — Кем угылысың? — дигәннәр,

    — Әти улымын! — дигән.

    • Ким козгындин туар козгын,

    Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)

    • Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.

    Тел, сүз[үзгәртү]

    • Акыллының теле күңелендә,

    Тиленең акылы телендә.

    • Акылы кысканың теле озын.
    • Ана баланы ике кат тудыра:

    Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

    Атам биргән корал тел.

    Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

    • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
    • Бик татлы булма кабып йотарлар,

    Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

    • Аягы пычрак — өй пычратыр,

    Теле пычрак — кеше пычратыр.

    Икенченең теле эшли.

    Ун телдә йөз хикмәт.

    Тел күрке сүз.

    • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

    Иң ачы нәрсә дә — тел.

    • Әдәп башы — тел.
    • Әйткәннән тел калмас.
    • Әйтмәс җирдә авызың тый,

    Кычытмас җирдә кулың тый.

    Әшәке кешенең теле ачы.

    • Иле барның теле бар.
    • Иң татлы тел — туган тел,

    Анаң сөйләп торган тел.

    • Инсафлының теле саф.
    • Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
    • Кеше күрке йөз;

    Йөзнең күрке — күз; Уйның күрке — тел; Телнең күрке — сүз.

    • "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

    (Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

    • Күңеле турының теле туры.

    (Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)

    • Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
    • Сакауның телен әнисе белер.
    • Оста барда кулың тый,

    Белгән барда телең тый.

    • Сакал сакауны үчекли.
    • Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:

    Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

    • Сөяксез тел ни димәс.
    • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
    • Татлы тел тәхет били.
    • Татлы тел тимер капканы ачар.
    • Тел — ананың теләге,

    Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

    • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
    • Тел белмәгән теленнән абыныр.
    • Телгә сак бул!
    • Тел дигән дәрья бар,

    Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

    • Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

    Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

    Эшендә абынган.

    • Телең белән күңелеңне бер тот.
    • Телең белән узма,

    Белем белән уз.

    • Телең белән фикер йөртмә,

    Уең белән фикер йөрт.

    Этеңне чылбырда тот!

    • Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
    • Телне каләм саклый.
    • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
    • Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
    • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
    • Теле пычракның күңеле пычрак.
    • Теле татлының дусы күп.
    • Теле чибәрнең үзе чибәр.
    • Теле юкны тигәнәк талар.
    • Тел күңелнең көзгесе.
    • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
    • Телделәр халык булып дөньяга чыккан,

    Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

    • Телләр белгән — илләр белгән.
    • Тылмач үз җавабын үзе табар.
    • Телне тешләп өзеп булмый,

    Сөйләми дә түзеп булмый.

    • Тел өчен теш төбенә утырталар.
    • Тел ташны эретә.
    • Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
    • Телчән теленнән табар.
    • Тәмле дә тел,

    Тәмсез дә тел.

    • Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
    • Төче коймак тиз кикертә.
    • Туган илем — иркә гөлем,

    Киңдер сиңа күңел түрем.

    Туган илем — үз көнем.

    • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
    • Туры телем таш ярыр.
    • Ул да яхшы, бу да яхшы,

    Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

    Озын тел — бәла!

    • Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

    Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре[үзгәртү]

    • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
    • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
    • Аз эш күп сүздән яхшырак.
    • Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
    • Акыллы кеше сүз әйткәндә,

    Әйтер сүзен чамалар.

    • Ялган сүздә чама юк,Дөрес сүздә чама бар.
    • Акыллы сүзгә ни җитә!
    • Алтын алма, алкыш ал.
    • Атка "на, на!" көч бирә.
    • Ачы әйтми төче юк.
    • Ашның мае бар,

    Сүзнең җае бар.

    Адәм яхшылыгы сүз белән.

    Ялган башны черетә.

    • Берәүнең утыны ут бөркер,

    Берәүнең утыны корыга төтәр.

    • Бер сүз бер сүзне әйтә.
    • Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
    • Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
    • Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
    • Бәхәсләшеп Кытайга киткән, Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)
    • Бәхәстә — ак карга, кара карга кунган.

    (Беренчеләре бу сүзне "ак кар өстенә кара карга кунган" дип укый һәм аңлый, шуңа күрә мондый хәл була дисә, икенчеләре шул ук сүзне "ак төстәге карга кошы кара төстәге карга кунган" дип аңлый һәм мондый хәл булмый дип бара.)

    Вак сүз — җанга үтә.

    • Димче диңгез кичерер.
    • Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
    • Дөрес сүзгә җавап юк.
    • "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
    • "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
    • "Дыр"га чебен дә кунмый.
    • "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
    • Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
    • Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
    • Әйтү бер, эшләү башка.
    • Җайлы сүз җан эретә.
    • Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
    • Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
    • Җылы сүз җан азыгы.
    • Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,

    Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.

    • Ипле сүз энә саплый.
    • Иске колак, яңа сүз.
    • Ишеткән имеш,

    Күргән көмеш.

    • Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
    • Ишетмәсәң ишет,

    Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).

    • Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
    • Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
    • Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
    • Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
    • Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
    • Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
    • Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
    • Кеше сүзе кешегә тансык.
    • Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
    • Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
    • Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
    • Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
    • Кошны җим белән,

    Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.

    • Кулыннан килмәгән карганыр.
    • Өеңдәге хәбәрне күршедән,

    Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.

    Кара бодай боткасы.

    • Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас,

    Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.

    • Сезгә ялган, миңа чын.
    • "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
    • "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
    • Сөйләшмәсәң сүз чыкмас,

    Чапмасаң йомычка очмас.

    • Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
    • Сүздә төртү яман,

    Авыруда чәнчү яман.

    • Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
    • Сүзең кыска булсын,

    Кулың оста булсын!

    • Сүзе акның йөзе ак.
    • Сүзнең башы бозауда,

    Койрыгы төлкедә.

    • Сүзне сатып алмыйлар.
    • Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
    • Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
    • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
    • Тузандайны тубалдай итмә.
    • Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр;

    Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.

    • Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
    • Туры сүзгә ант кирәкми.
    • Туры сүзгә карау юк.
    • Туры сүзне әйтергә курыкма!
    • Туры сүзнең гаебе юк.
    • Туры сүз тимерне тишәр,

    Йомшак сүз кылычны кисәр.

    • "Ут" дигәннән авыз көймәс.
    • Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
    • Үзе ахмакның сүзе ахмак.
    • Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
    • Хак сүз ачы булыр.
    • Хикмәтле сүз күп булмый.
    • Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
    • Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
    • Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
    • Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
    • Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
    • Ялганның төбе юк,

    Күтәрергә җебе юк.

    Ел янса да җылытмас.

    • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
    • "Ярар" белән эш бетми.
    • Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
    • Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,

    Яман сүз аркасында адәм — әрәм.

    • Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар,

    Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.

    Яман сүз җанга җәрәхәт.

    Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе[үзгәртү]

    Сәлам һәм сорашу[үзгәртү]

    • Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. (Кәлам — сүз.)
    • Ахмак сүзгә җавап юк.
    • Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
    • Караган тапмый, сораган таба.
    • Ничек эндәшсәң, шундый җавап.
    • Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә.

    (Һәм: — Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.)

    • Соравына күрә җавабы.
    • Сорашканның гаебе юк.
    • Сорашкан тау аша,

    Сорашмаган саташа.

    • Татлыга татлы җавап.
    • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
    • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

    Сөйләшә белү[үзгәртү]

    • Авыз эчендә ботка пешермә.

    (Сүзеңне ачык сөйлә.)

    • Агачны ега белмәгән үз өстенә егар,

    Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.

    Карамый бакма.Сыйфатны

    • Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
    • Беленеңне белеп из.
    • Бер әйткәнне ике әйтмә.
    • Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.
    • Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була,

    Әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.

    • Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
    • Җебегән авыздан черегән сүз чыга.
    • Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.
    • Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.
    • Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.
    • Сөйли белгән балык тотар,

    Сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.

    • Сөйли белмәгән сүзенә батар.
    • Суксаң авырттыр,

    Әйтсәң ишеттер.

    • Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.
    • Сүз сөйләсәң, ашыкма.
    • Сөйләгәч пошыкмассың.
    • Сүз сүздән туар,

    Сөйләмәсәң, кайдан туар?

    • Сүз сүзне таба.
    • Сүз — сүзнең ыргагы.
    • Сүз сөйләү һөнәр,

    Сөйли белмәгән үләр.

    Кулы кычыткан эш бозар.

    • Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.
    • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
    • Чабатаны катласаң, ныгыр;

    Сүзне катласаң, сүтелер.

    Вакытында, урынында сөйләү[үзгәртү]

    • Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.
    • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
    • Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.
    • Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)
    • Әйтер идем сүз,

    кутем, син туз!

    Сез үзегез каягы?

    • Яшьне ат базарында сорыйлар.
    • Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.
    • Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.
    • Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"
    • Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.
    • Сүз уңае килгәндә,

    Сүтегеңне ямап кал!

    Сүзне кызуында әйт!

    • Һәрбер сүзнең урыны бар.
    • Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

    Кешесенә күрә сөйләшә белү[үзгәртү]

    Ахмакка тукмак.

    Тинтәккә әйтсәң көлә.

    Акылсызга юл куй.

    • Аңлаган бер кылдан да аңлар,

    Аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.

    Аңламаганга бишәр әйт!

    • Аңлаганга чебен тавышы да җитәр,

    Аңламаганга барабан тавышы да аз.

    • Олы сүзен бүлдермә.
    • Суны сип сеңәр җиргә,

    Сүзне әйт сыяр җиргә.

    Исерек белән сөйләшмә.

    Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү[үзгәртү]

    Асылы фигыленнән билгеле.

    • Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.
    • Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!
    • Кеше сүз пәрдәсе астында.
    • Карамагыз үземә,

    Карагызчы сүземә!

    Үзе башлы була, ди, Үзе башлы кешенең Авызы ашлы була, ди.

    • Сүзе яманның үзе яман.
    • Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.
    • Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!
    • Яхшы адәм табып сөйләр,
    • Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)
    • Яхшы әйтер: "Юл куйдым",

    Яман әйтер: "Җиңдем!"

    • Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр,

    Яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.

    • Яхшының сүзе акыл чакыра,

    Яманның сүзе ачу чакыра.

    Күп сөйләү һәм аз сөйләү[үзгәртү]

    • Авызым иләк булса да сүзем бака.
    • Азрак сөйләсәң, күбрәк тык
    • Аз сөйлә, күп бел!
    • Аз сөйләр, үз сөйләр.
    • Аз сөйләү алтын,

    Күп сөйләү балтун.

    • Аз сүз белән күпне әйт!
    • Аз сүзле аз оялыр.
    • Ашның тәме тоз белән,

    Кешенең кадере сүз белән. Аз сөйлә дә күп аңла, Аз аша да күп чәй өч!

    Сөйлим дисәң, сүз күп.

    • Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
    • Белгән бер әйтер.
    • Белгәнгә бер сүз җитәр,

    Белмәгәнгә мең сүз дә аз.

    • Бер сүз аз, ике сүз күп.
    • Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә (күк тәмәйтү — күгәргән бакыр комган суы тәмәйтү).
    • Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!
    • Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
    • Күп сайрама, сандугач булырсың.
    • Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.
    • Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.
    • Күп сөйләшсәң күз тияр.
    • Күп сөйләшкән картаймый үләр.
    • Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
    • Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.
    • Күп сөйләүдә файда юк.
    • Күп сүз бер сүзгә кайта.
    • Күп сүз китапка яхшы.
    • Күп сүзнең даруы бер сүз.
    • Кыскалыкта — осталык.
    • Озын сүзнең кыскасы,

    Кыска сүзнең остасы.

    Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү[үзгәртү]

    • Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
    • Уен сүзгә мәгънә кирәк.
    • Уеныңны куеп чыныңны әйт.
    • Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.
    • Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!
    • Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
    • Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.
    • Юри әйтсәң, чынга юрала.

    Сүзне тыңлый белү[үзгәртү]

    Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!

    • Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
    • Суның башы болактан,

    Сүзнең башы колактан.

    • Сүз бер, колак ике.
    • Сүзне тыңлаганга әйт.
    • Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
    • Һәр әйткәнне тыңлама,

    Һәр белгәнне сөйләмә.

    • Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
    • Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,

    Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.

    Сөйләгәнне аңла!

    Дәшми калу[үзгәртү]

    Авыздан чыккач, сүз ия.

    • Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
    • Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
    • Дәшмәү — ризалык билгесе.
    • Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
    • Әйтмәс җирдә май кап!
    • Әйтсәң сүз,

    Әйтмәсәң түз.

    • Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
    • Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
    • Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
    • Сөйләргә дә бел,

    Тик торырга да бел!

    Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык[үзгәртү]

    Ни әйтсәң, шуңа разый.

    • Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!
    • Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.
    • Ышанма кеше сүзенә,

    Ышан үз күзеңә!

    • Этне йөгертергә ике сүз җитә:

    "Чәбә!" дә "Маһ!"

    • Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.
    • Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.
    • Сагызны чәйни белмәсәң, эрер,

    Сүзне сөйли белмәсәң, черер.

    Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар[үзгәртү]

    • Авызыңнан тере саескан очырма.
    • Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
    • Актыкта хаклык җиңә.
    • Өендә кытаклый,

    Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).

    • Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
    • Алама кешедә сүз тормас.
    • Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
    • Алдап алты адым да атлый алмассың.
    • Алдасаң да тозы булсын.
    • Алдау золымлык,

    Алдану ахмаклык.

    • Алдыйм дигән үзе алданыр.
    • Аз-аз алдап алдакчы булырсың,

    Аз-аз урлап угыры булырсың.

    • Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
    • Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
    • Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
    • Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
    • Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
    • Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
    • Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
    • Дөрес сөйләгән ялгышмый.
    • Дөрес эш өчен кыю басып тор!
    • Әйткән сүз — каккан казык.
    • Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
    • Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
    • Ирләрдә сүз бер булыр.
    • Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
    • Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).
    • Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
    • Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
    • Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
    • Кыеш агачның ботагы туры булмас.
    • Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
    • Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
    • Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).
    • Суда чакта үгезе,

    Судан чыккач мөгезе.

    Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, чыны белән бир, Пычак бирсәң, кыны белән.

    • Сүзең үлгәнче үзең үл!
    • Телсез кеше ялганчыдан артык.
    • Туры әйткән котылыр,

    Ялган әйткән тотылыр.

    • Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
    • Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
    • Турылык иң яхшы хәйлә.
    • Турылык үлемнән коткара.
    • Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
    • Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).
    • Хаклык өчен утка кер, суга төш.
    • Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
    • Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
    • Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
    • Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
    • Этне күр — коллыктан җирән,

    Этне күр — тугырылыкка өйрән!

    • Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
    • Якынга ялган әйтмә,

    Битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.

    • Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
    • Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
    • Ялганчыдан кояш бизгән.
    • — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
    • Ялганчы күзеннән күренә.
    • Ялганчы калыр оятка,
    • Расчы җитәр моратка.
    • Ялганчының арканы белән коега төшмә.
    • Ялганчылык — угрылар сыйфаты.
    • Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.
    • Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.
    • Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.
    • Ялганчы онытчак.
    • Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.
    • Яңгырдан соң кояш бар,
    • Алдаудан соң оят бар.
    • Яңгырдан соң кояш яндыра,

    Ялганнан соң оят яндыра.

    • Яраксыз кешегә сүз әйтсәң,

    Ярыла-ярыла йортка җәяр.

    • Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.

    Сер сөйләү һәм аны саклау[үзгәртү]

    Каты серле булу, үзеңә үзең ышану[үзгәртү]

    • Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
    • Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
    • Ачма. серең дустыңа,

    Дустыңның да дусты бар, Ул да сөйләр дустына.

    • Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
    • Башым ярылса, бүрек эчендә,

    Кулым сынса, җиң эчендә!

    Ачмаганны кем күрә?

    • Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
    • Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
    • Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
    • Иләктә су тормый,

    Ахмакта сүз тормый.

    • Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
    • Кан коссаң да сереңне белгертмә!
    • Салган шикәр күренми,

    Эчтән тынган беленми.

    Сер тотканы дус булыр.

    • Сереңне бер генә кешегә сөйлә,

    Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.

    • Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
    • Урам сүзсез булмас,

    Урман колаксыз булмас.

    • Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
    • Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
    • Урманда да сукмак бар,

    Агачта да колак бар.

    • Үз-үзеңне сынатма!
    • Үлә торсаң да үрә тор!
    • Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
    • Ятларга сереңне белдермә!
    • Яумасаң да күкрә!

    Акыл һәм акыллы белән җүләр[үзгәртү]

    • Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.
    • Акыл булмаса, алтын ни эшкә?
    • Алтының белән мактанма,

    Акылың белән мактан.

    • Дөнья киңлегеннән ни файда,

    Аяк киемең тар булса? Буең озынлыктан ни файда, Башыңда миең аз булса?

    • Буй җитмәгән җиргә уй җитә,

    Корал җитмәгән җиргә хыял җитә.

    Адәм уйдан туймас.

    • Ел уйла, минутында эшлә.
    • Йөгеректән йөгерек — уй йөгерек.
    • Җитездән җитез ни җитез — уй җитез.
    • Күп уйлама, уелырсың.

    Күп шыбырдама, коелырсың,

    • Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.
    • Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!
    • Уйлаган табар,

    Уйламаган батар.

    • Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.
    • Һәркемнең бер уе бар.
    • Аз булса да үз акылың булсын.
    • Акыл — акылдан үткен.
    • Акыл — алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.
    • Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.
    • Акыл яшьтә түгел, башта.
    • Акыл көч бирер, көч — йөрәк.
    • Акыллы башка таяк кирәкми.
    • Акыллы авыр эштә ашыкмый.
    • Акыллы алга барыр, артына карар.
    • Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.
    • Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
    • Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.
    • Акыллы ярты сүздән аңлый.
    • Акылны акчага сатып алып булмый.
    • Акылны җил алмый, карак та урламый.
    • Акыл хискә буйсынмый.
    • Акыл сакал белән бергә үсми.
    • Акылыңа акыл куш.
    • Аңкау (аңгыра) аңламас,

    Үзсүзле тыңламас.

    Кеше акылына ышана.

    • Берәүнең дә сарае буш түгел.
    • Буй үстергәнче акыл үстер.
    • Кеше күрке акыл,

    Акыл күрке сабыр.

    • Кешенең акылы сүзеннән билгеле.
    • Киемгә карап каршы алалар,

    Акылга карап озаталар.

    • Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
    • Ике аяклы ишәкләр дә була.
    • Иләс-миләс игә килмәс.
    • Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).
    • Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.
    • Акылсызга бармак ни, уймак ни.
    • Акылсыз әйтмәсәң бирмәс,

    Ачмасаң күрмәс.

    • Акылсызның артына салам кыстыралар.
    • Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
    • Җүләр белән бәйләнгән дә җүләр.
    • Җүләр белән җүләр булма.
    • Җүләр белән юаш бер.
    • Җүләргә акыл кирәкми.
    • Җүләргә закон язылмаган.
    • Җүләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.
    • Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер.
    • Җүләр мактаганны ярата.
    • Җүләр мөгезле булмый, мөгезле булса, әнә килә диярләр иде.
    • Җүләрнең бүрке юләр булмый — үзе җүләр була.
    • Җүләрнең ише булмас,

    Ялкауның эше булмас.

    • Җүләрнең уены-чыны бергә.
    • Җүләрне чәчкәннәр — тинтәк үскән.
    • Җүләр сукса — зур сугар.
    • Җүләр сүзен тиз сөйләр.
    • Җүләр шул — бер төшкән чокырга янә төшәр.
    • Иң акыллы кем? дигәч, җүләр туктап та тормыйча — мин! — дигән ди.
    • Ике җүләргә бер акыл да җитә.
    • Күке оя кормас,

    Тиле йорт кормас.

    • Тилегә думбыра какма.
    • Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.
    • Тилене котыртма.
    • Тиленең уены-чыны бергә, салды җибәрде булыр.
    • Тиле сүзен бирмәс.
    • Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер.
    • Тиле тилене табар.
    • Аңкау (аңгыра) уен бозар,

    Тинтәк җыен бозар.

    • Ике тинтәк илгә сыймас.
    • Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.
    • Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.
    • Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.
    • Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.
    • Тинтәк ни тормас, ни утырмас.
    • Тинтәк тик торганнан каравыл кычкырыр.
    • Ахмак белән киңәшмә,

    Ашаганда сөйләшмә.

    • Ахмак борынын күтәрер.
    • Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
    • Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.
    • Ахмак үзен мактар.
    • Ахмак көндез шәм ягар,

    Мае беткәч, кичен айга багар.

    • Ахмакның балта сабы да аркылы.
    • Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.
    • Ахмак үзе белмәс,

    Белгәннең сүзенә күнмәс.

    • Акыллы аңлар, ахмак тыңлар.
    • Акыллы кешенең бер көне җүләрнең бөтен гомереннән артык.
    • Акыллының йөге һәрвакыт ахмак җилкәсендә.
    • Акыллының күңелендә,

    Ахмакның телендә.

    • Акыллының теле күңелендә,

    Тиленең акылы телендә.

    • Акыллының чәче уйдан агара,

    Ахмакның чәче мин дә калмыйм дип юкны уйлап агара.

    Ахмак таяктан курка.

    • Җүләр белән бал ашаганчы, акыллы белән таш ташы.
    • Тиле акыллыны күрә алмый.
    • Тиле коега бер таш салыр, йөз акыллы аны чыгарудан гаҗиз булыр.
    • Берәүнең акылы икенче берәүнең акылы белән туры килми.
    • Кеше акылын ишет,

    Үзеңнеке белән эш ит.

    • Кешегә бик күп акыл өйрәткән кешенең үзенә калмый, ди.
    • Кеше икмәге белән озак яшәмәссең,

    Кеше акылы белән ерак баралмассың.

    • Үз акылын чамалаган хур булмас.
    • Үз акылың җитмәсә, кешене тыңла.
    • Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә.
    • Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә,

    Берәү үзе батып карап өйрәнә.

    • Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.
    • Үз атыңны сынар өчен кеше атына утыр.

    Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында[үзгәртү]

    Белем-гыйлем[үзгәртү]

    • Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
    • Аю беләгенә ышана,

    Адәм белегенә ышана.

    • Белем белен ашата.
    • Белемдә бәхет,

    Белемсезгә дөнья ләхет.

    • Белемдә көч.
    • Белем йөрәккә куәт.
    • Белемлекнең чиге юк.
    • Белем тәҗрибәдән туа.
    • Белем һәр куркынычны җиңә.
    • Беләктән белек көчле.
    • Белем — нур, белмәү — хур.
    • Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
    • Дөньяда иң зур байлык — белем.
    • Дөнья яктыра көн белән,

    Адәм яктыра белем белән.

    Җиде төрле белем бел.

    Өйрәнми белем йокмас.

    • Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
    • Кул кыла алмаганны, белем кыла.
    • Акыл — тузмас кием,

    Гыйлем — корымас кое.

    • Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
    • Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
    • Гыйлем — акылның яртысы.
    • Гыйлем алу — инә белән кое казу.
    • Гыйлем — ау,

    Язу — бау.

    • Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
    • Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
    • Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
    • Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
    • Гыйлемнән башка гамәлең юк,

    Әйләнергә дә әмәлең юк.

    • Гыйлемнән зур хәзинә юк.
    • Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
    • Гыйлемсез бер яши,

    Гыйлемле мең яши.

    • Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
    • Дөнья тулы гыйлем,

    Башыңда калганы белем.

    Гыйлеме булса — алтын.

    • Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
    • Син карышмасаң, гыйлем карышмый.

    Китап[үзгәртү]

    • Китап — белем чишмәсе.
    • китап белем ачкычы
    • Китапның белмәгәне юк.
    • Китапсыз өй — ишәк абзары.
    • Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

    Уку-язу[үзгәртү]

    Адәмне алга илткән — уку.

    • Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
    • Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.
    • Заман хәзер шундый заман:

    Укымаган эттән яман.

    • Күп укыган күп белер.
    • Кояш җирне яктырта, уку мине.
    • Уйламый уку — аңгыралык,

    Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

    Укымый калган — кеше хуры.

    • Уку каты булса да җимеше татлы.
    • Уку — очкан кош,

    Язу — тозак.

    Белемсез көнең юк,

    • Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
    • Укы да бел, уйна да көл,

    Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

    • Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
    • Укып белү бер башка,

    Күреп белү бер башка.

    Укымасаң бөләрсең.

    • Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
    • Аюга акыл өйрәткән таяк,

    Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

    • Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
    • Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
    • Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
    • Табак килсә, сабак куй,

    Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

    • Тук корсак сабакка чукрак.
    • Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
    • Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

    Язу-хат[үзгәртү]

    • Акка кара төшсә югала
    • Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.
    • Бармак белән каткан җирне казып була,

    Әлифбасыз (алфавитсыз) язып була (Г. Тукайдан Дурак мәкальләшкән).

    • Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.
    • Әйткән сүз очар җилгә,

    Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

    • Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.
    • Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.
    • Каз канаты кавырсын,

    Хаты килсә алырсың.

    • Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.
    • Каләм кылычтан үткен.
    • Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;

    Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

    • Каләм тоткан әрәм булмас.
    • Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;

    Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

    • Ун кат укы, бер кат яз.
    • Яза-яза язу остасы булалар.

    Укыган белән укымаган кеше[үзгәртү]

    • Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
    • Бүләк зур булмас,

    Укыган кеше хур булмас.

    Күп укыган — шул белер.

    Укымаган ил тузар.

    • Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
    • Укыганның бите — көн,

    Укымаганның бите — күн.

    Укымаган күрә сукыр.

    Укымаган туңар.

    Укыган ике телле.

    • Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

    Галим[үзгәртү]

    • Атай гыйлеме белән галим булып булмый.
    • Галим белгәнен әйтер,

    Ахмак җиңгәнен әйтер.

    • Галим булу җиңел, адәм булу читен.
    • Галим булсаң, галәм синеке.
    • Галим булып кем туган?
    • Галим кешене кадерләргә онытма!
    • Галимнең күңеле океан диңгезе.
    • Галимнең сүзе гомерең үткәнче,

    Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

    Йөргән җирендә эзе калыр.

    • Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

    Надан[үзгәртү]

    • Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
    • Ишәкнең дәлиле йөгән.
    • Мескен ишәккә һәркем менә.
    • Надан белмәсә дә кычкыра.
    • Наданга фикер әйтеп бактың ни —

    Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

    • Надан кеше — сукыр тавык.
    • Надан кеше сукырдан яман;

    Ялкау кеше барыннан да яман.

    • Надан кеше — яман кеше.
    • Надан кулыннан су эчмә,

    Тере суы булса да.

    Галим галимне сөяр.

    • Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.
    • Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
    • Надан ташка утырган — таш ташка утырган.
    • Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.
    • Наян кеше — төлке кеше,

    Надан кеше — көлке кеше.

    Галим белән надан[үзгәртү]

    • Бер галим йөз наданны җиңәр.
    • Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.
    • Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.
    • Галим кеше үлсә дә терек,

    Надан кеше йөрсә дә үлек.

    • Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.
    • Галим уйлар,

    Надан ышаныр.

    • Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
    • Надан булып туалар,

    Галим булып үләләр.

    Галимнең үлесе дә терек.

    • Наданлыкка ишәк кенә түзә.
    • Наданлык оят түгел, укымау оят.
    • Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.
    • Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.

    Гыйлем өйрәнү[үзгәртү]

    • Гыйлем күп, гомер аз,
    • Адәм камыт киеп өйрәнми.
    • Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
    • Өйрәнгән җирдә калмас.
    • Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
    • Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
    • Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.
    • Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.

    Белү. Белгән белән белмәгән[үзгәртү]

    • Азны белмәгән күпне һич белмәс.
    • "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
    • Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
    • Белгән белән белмәгән бер түгел.
    • Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:

    Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

    • Белгән бер кылдан да аңлар,

    Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.

    Белмәгән бармагын тешләр.

    Белмәгәнгә утыз ике.

    Белмәгәнең туксан тугыз.

    • Белгәнеңне сорама.
    • Белгән мең бәладән котылган.
    • Белгәннән беленмәгән күп.
    • Белгән уңар,

    Белмәгән туңар.

    • Белемлене бала булса да ага дип бел!
    • Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,

    Оста үлсә, эшләгән заты калыр.

    • Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
    • Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
    • Белмәгәнеңне кешедән сора,

    Олы булмаса, кечедән сора.

    • Белмәгәнне сорауның ояты юк.
    • Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
    • "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.
    • "Белмим"нең башы авыртмый.
    • "Белмим" дию оят түгел.
    • Берәү белмәгәнен берәү белер.
    • Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,

    Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).

    • Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
    • Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
    • Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
    • Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
    • Яшьлектә белгән — ташка язган,

    Картайгач белгән — бозга язган.

    • Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
    • Утың булмаса, күршедән сора,

    Үзең белмәсәң, кешедән сора.

    • Һәр фил озын борынлы булса да,

    Һәр озынборын фил булмый..

    • Һәр ялтыраган алтын түгел.

    Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать[үзгәртү]

    Мәкаль турында[үзгәртү]

    • Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
    • Акылың булса, акылга ияр,

    Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.

    Картлар сүзендә хикмәт бар.

    • Аталар сүзе — акылның үзе.
    • Атаң әйтсә алдамас,

    Мыкый мәкаль аңламас.

    • Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
    • Атаң сүзенә колак сал,

    Мәкаль әйтсә язып ал.

    • Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
    • Әйтем — сүзнең бизәге,

    Мәкаль — сүзнең җиләге.

    Мәкаль сүзне отып кал!

    • Картлар сүзен капчыкка сал,

    Яшьләрнекен янчыкка сал.

    • Олының сүзен оекка кыстыр.
    • Картлар сүзен кар басмас.
    • Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
    • Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
    • Мәкаль сакалдан олырак.
    • Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
    • Мыектан олы сакал бар,

    Сүз төбендә мәкаль бар.

    • Сүзнең тозы мәкаль.
    • Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
    • Тоз ашның тәмен китерсә,

    Мәкаль сүз ямен китерер.

    Картлар әйткәннең мәгънәсе бар.

    • Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.

    Әкият, мәзәк, табышмаклар[үзгәртү]

    • Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.
    • Бу әле әкиятнең баласы,

    Алда булыр әле анасы.

    • Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.
    • Мәзәк — күңел ачкычы,

    Табышмак — зиһен ачкычы.

    Җыр-көй[үзгәртү]

    Белмәгәнгә "дыр".

    • Әүвәл тавыш, аннан көй.
    • Җилләтми томан ачылмый,

    Җырламый күңел ачылмый.

    Җыр белү дә зур һөнәр.

    Күңелсезгә юаныч.

    • Җырлаганның биергә исәбе бар.
    • Җыр кешенең юлдашы.
    • Җырлап ачылмаса күңел,

    Елап ачылачак түгел.

    • Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
    • Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
    • Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
    • Җырның канаты бар.
    • Җырның ертыгы юк.
    • Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
    • Заманасына күрә көе.
    • Һәр заманның үз көе.
    • Ил җыр белән яши.
    • Илнең җыры бар,

    Күңелнең моңы бар.

    • Ишәк килде — җыр бетте.
    • Көй — күңелнең моңы.
    • Карга каңгылдап каз булмас.
    • Карганыкы көн дә бер карылдау.
    • Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
    • Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
    • Сандугач сайрый,

    Карга кычкыра, Бүре улый, Кеше җырлый.

    • Сүз — басу, җыр — чәчәк.
    • Сүз — көмеш, җыр — алтын.
    • Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
    • Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.
    • Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
    • Һәр кошның үз моңы.
    • Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.
    • Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.
    • Эч пошканга җыр файда.
    • Эш вакытында такмак әйтмиләр.
    • Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.

    Музыка һәм музыкантлар[үзгәртү]

    Тартып җибәр кураең!

    • Барабан каксалар, барабан артыннан;

    Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.

    • Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
    • Гармунсыз клуб,

    Лампасыз куык.

    • Гармунчы назлы булыр.
    • Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
    • Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.
    • Музыканы хайваннар да яраталар.
    • Ни думбыра белмәгән,

    Ни сызгыра белмәгән.

    Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!

    Бию[үзгәртү]

    Күңел ачкан биюдән.

    • Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.
    • Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.

    Шигырь һәм шагыйрьләр[үзгәртү]

    • Дәртсездән шигырь чыкмас,

    Рәтсездән күп эш чыкмас.

    • Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.
    • Саескан сайрау белән сандугач булмас.
    • Сандугач булсаң, сайрый да бел.
    • Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.
    • "Шигырь" язу кыен түгел,

    Шагыйрь булу кыен.

    • Театр — күңелләрне уятыр.

    Зәвык, ямь тою[үзгәртү]

    Берәү торма сөя.

    • Гөл кадерен былбыл белер,

    Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.

    • Зәвык зәвыкка башка.
    • Зәвыкта бәхәс юк.

    Талант һәм аны үстерү турында[үзгәртү]

    • Бөркетнең канаты очканда ныгый.
    • Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
    • Былбылны сайравыннан таныйлар.
    • Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
    • Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
    • Зур урманда карга булганчы,

    Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).

    • Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
    • Кошлар тумый канатсыз,

    Кеше тумый талантсыз.

    • Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).
    • Саескан сайрау белән сандугач булмас.
    • Сандугач үз кадерен үзе белер.
    • Сандугач үз җирендә сайрый.
    • Сандугач юк елны карга дан тотар.
    • Тавис каурые белән матур,

    Сандугач сайравы белән матур.

    • Талантның бер өлеше тумыштан,

    Тугыз өлеше тырышлыктан.

    • Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
    • Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
    • Һәр кош үз канаты белән оча.
    • Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
    • Ялгыз чапкан ат йөгерек.

    Кеше, аның рухи йөзе, холыклар[үзгәртү]

    Холыклар[үзгәртү]

    Адәм — кыланмышыннан.

    • Башта холык тап, аннан гыйлем.
    • Иркенлек турылыкта,

    Күркәмлек холыкта.

    • Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.
    • Кешене беләсең килсә, холкына кара,

    Баланы беләсең килсә, уенына кара.

    • Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
    • Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган,

    Күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.

    • Күркәм кием — тән зиннәте,

    Күркәм холык — җан зиннәте.

    • Күркәм холык — изге юлдаш.
    • Үзе җайлының авызы майлы.
    • Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр.

    Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.

    • Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.
    • Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.
    • Яхшы холык дошманыңны дус итә.

    Әдәп, оят, намуслылык[үзгәртү]

    • Адәмне адәм иткән әдәп.
    • Адәмнең ояты битендә.
    • Акылның кадере әдәп белән,

    Куәтнең кадере сәләт белән.

    Оятсыз гарен ашар.

    • Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.
    • Битсез бүркен басмас.
    • Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.
    • Вөҗданы пакъның йөзе ак.
    • Гарьсезнең битенә төкергәннәр,

    Яңгыр ява, дип торган.

    • Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
    • Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.
    • Әдәп базарда сатылмый.
    • Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.
    • Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).
    • Әдәп сәдәптән башлана.
    • Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.
    • Әрсез гарьсез булыр.
    Источник: https://tt.wikibooks.org/wiki/Татар_халык_мәкальләре


    Опубликовано: 17.02.2018 | Автор: Иннокентий

    Рейтинг статьи: 5

    Похожее:


    Всего 9 комментариев.


    27.03.2018 Маргарита:
    -Бозылган илне батырлар төзәтер. -Беләгеңә таянма, йөрәгеңә таян. -Батырдан үлем дә курка. -Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә.

    19.03.2018 Евсей:
    Батырлык турында мәкальләр -Батырлыкта матурлык. -Батыр – илнең казыгы. -Батырга каян да юл такыр.

    21.03.2018 Наркис:
    Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек. Батырлык турында: Батыр бер үләр, куркак мең үләр. Батыр ярасыз булмас.

    16.02.2018 subsbalvi:
    18 Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында.

    22.03.2018 Арефий:
    Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез.

    01.04.2018 btesbemoti:
    Татарские пословицы и поговорки - Татарча мэкальлэр - Самая крупная подборка татарских пословиц в интернете.